Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 166 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 6 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 322 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 237.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4382 кеше килгән, 3547 пассажир киткән.
5 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә, тизлеге секундына 5-10 метр. Һава температурасы 0..+2 градус. Юлларда бозлавык.