Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 28 феврале, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 158 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 12 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 554 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 388.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3891 кеше килгән, 3591 пассажир киткән.

28 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем. Урыны белән томан. Җил көньяктан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр. Температура: көндез +2..+7 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International