Үткән тәүлектә республика юлларында 527 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 158 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 11 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 527 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 372.

Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2402 кеше килгән, 3738 пассажир киткән.

27 нче февральдә республикада юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Аерым районнарда томан, иртән һәм көндез урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы көндез 0..+4˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International