Үткән тәүлектә республика юлларында 400 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 162 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 400 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 218.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4432 кеше килгән, 3769 пассажир киткән.

4 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы көндез -2..+2 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International