Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 174 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 502 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 357.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2722 кеше килгән, 3047 пассажир киткән.
30 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән юеш кар. Аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Һава температурасы 0..-5˚. Юлларда бозлавык.