Үткән тәүлектә республика юлларында 577 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 167 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 577 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 406.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2919 кеше килгән, 3521 пассажир киткән.

28 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил. Һава температурасы көндез -9..-15 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International