Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 1 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 413 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 287.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3081 кеше килгән, 6740 пассажир киткән.
21 нче гыйнварда республикада болытлы һава көтелә. Урыны белән кар һәм юеш кар. Аерым районнарда бозлавык, буран. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15 -17 метр. һава температурасы -3..+2 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.