Үткән тәүлектә республика юлларында 215 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 164 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 215 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 134.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3410 кеше килгән, 3255 пассажир киткән.

20 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем. Көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -3..+2 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International