Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 164 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 373 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 227.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3900 кеше килгән, 3726 пассажир киткән.

15 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы көндез 0..-5 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International