Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 168 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 9 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 410 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 296.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3636 кеше килгән, 3342 пассажир киткән.
10 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар. Аерым районнарда буран, бозлавык. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр. һава температурасы 0..-5 градус. Юлларда бозлавык.