Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 18 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 454 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 335.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4157 кеше килгән, 4499 пассажир киткән.
9 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар, буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 16 метрга кадәр. Көндез һава температурасы -4..-9 градус. Юлларда бозлавык.