Үткән тәүлектә республика юлларында 517 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 112 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 517 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 332. Хәзерге вакытта төбәк юлларында 371 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.

Казан аэропортыннан 51 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2050 кеше килгән, 2450 пассажир киткән.

2 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Көндез һава температурасы -8..-10 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International