Үткән тәүлектә республиканың төбәк юлларында 295 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 165 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 1 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 295 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 197.

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3672 кеше килгән, 3233 пассажир киткән.

30 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил. Температура көндез -8..-13°.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International