Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 165 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 3 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 503 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 366.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3711 кеше килгән, 4223 пассажир киткән.
21 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Кар, урыны белән буран. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы -4..-9°. Юлларда бозлавык.