Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 168 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 249 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 168.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3006 кеше килгән, 3263 пассажир киткән.
11 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар, кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез -2 - +2°.