Балык бистәсе районында 19-28 апрельдә «М7-Волга-Котлы Бөкәш-Балык Бистәсе»-Югары Тегермәнлек автомобиль юлының 0 чакрымыннан 4,5 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Мондый карар әлеге участок янындагы плотинаның авария хәлендә булуы сәбәпле кабул ителгән.
Төзекләндерү эшләре вакытында машина йөртүчеләргә урап узу өчен «М7-Волга-Котлы Бөкәш-Балык Бистәсе»-Юлсубино, М7-Волга-Котлы Бөкәш-Күки-Ямашево һәм Ямашево-Югары Тегермәнлек автомобиль юллары тәкъдим ителгән. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.