Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 58 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4648 кеше килгән, 4859 пассажир киткән.
24 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +28 - +33 градус.