Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4357 кеше килгән, 4841 пассажир киткән.
27 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +23 - +28 градус.