Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 97 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 101 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5467 кеше килгән, 4873 пассажир киткән.
19 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +22 - +27 градус.