Газ үткәргеч торбалар салу сәбәпле Казанда 25 июньнән 10 июльгә кадәр Газ һәм Григорьев урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябылачак

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Казанда 25 нче июньнән 10 нчы июльгә кадәр Газ һәм Григорьев урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Григорьев урамы буенча транспорт йөрү өлеше 26 һәм 40 номерлы йортлар арасында ябык булачак, ә Газ урамының Приречная урамы белән киселешү өлеше ябылачак.

Әлеге участокта бу чорга газ үткәргеч торбалар салу планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International