Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 74 очрагы теркәлгән.

                     

Иделдә суның биеклеге 53,33 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,68 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 24 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4836 кеше килгән, 4836 пассажир киткән.

  

15 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз явачак, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +19 - +24 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International