Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 116 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 51, 97 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,06 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4158 кеше килгән, 4641 пассажир киткән.

  

23 нче майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +10 - +15 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International