ТР Ютазы муниципаль районында ремонт эшләре башкару сәбәпле 15 нче майдан 30 нчы октябрьгә кадәр Стәрле-Каразирек-Урыссу автомобиль юлының 40 км алып 48 км кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Урап узу өчен транспорт йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Әбсәләм-Александровка, "Урыссу-Октябрьский"-Әбсәләм-Уба һәм Урыссу-Октябрьский автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне әлеге юл участогында маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.