1 майдан алып 10 июльгә кадәр Казан-Краснозаринск, Краснозаринск-Казан һәм Бирюли-Краснозаринск шәһәр яны поездларының маршрутлары Волжскига кадәр озынайтыла.
6325 нче номерлы Казан-Краснозаринск поезды көн саен Казан-Волжск маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (Казаннан 17.22 китә, Волжскига 19.03 килә).
6322 нче номерлы Краснозаринск-Казан поезды көн саен Волжск-Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (Волжскидан 05.45 китә, Казанга 07.15 килә).
6481 нче номерлы Бирюли-Краснозаринск поезды көн саен Бирюли-Волжск маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (Бирюлидан 19.26 китә, Волжскига 21.45 килә).