Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 15 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 20 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 51,46 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 52,26 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 15 халыкара рейслар. 3103 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2353 кеше килгән.

 

18 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар, җил көнбатыштан. Температура +3 - +8  гр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International