Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 32 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 13 халыкара рейслар. 3025 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3053 кеше килгән.
14 нче апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Температура: +11 - +16 градус.