Казанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында тиздән Серов урамы «акыллырак булачак»

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүне дәвам итәчәкләр.

ИТСНЫҢ төп максаты —  юл хәрәкәте белән идарә итү процессын автоматлаштыру, һәм нәтиҗәдә — юлларда куркынычсызлыкны арттыру.

ИТС юл тыгыны белән көрәшә, уртача хәрәкәт тизлеген арттыра һәм транспорт агымнары хәрәкәтен оптимальләштерү юлы белән зарарлы матдәләр чыгаруны киметә.

Тиздән Серов урамы, 2нче йорт (Ярдэм мәчете) һәм 12нче йорт, Казанда «акыллырак» булачак. Һәр объектта кирәкле җиһазлар урнаштырылачак: контроллер, камера һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алуның ике пункты. Бу участоклардагы светофорлар реаль вакыт режимында юл шартларына яраклаштырылачак.

Адаптив юл хәрәкәте белән идарә итү системасы барлык светофор объектларын синхронлаштыра, транспорт агымнары минималь тоткарлыклар белән алдагы киселешләрне узсын өчен.

Эшләр 1 сентябрьгә кадәр башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International