Биектау муниципаль районында 14 сентябрьдән алып 20 ноябрьгә кадәр Яшь Кеч һәм Каймар авылларын урап узучы автомобиль юлының 0 км алып 3,1 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.