Зур Казан боҗрасының 2 этабы участогында 200 агач утыртылды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше барышы турында хәбәр итүне дәвам итәбез. Биредә эшләр агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Проект документларының икенче этабы кысаларында коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктылыкны урнаштыру каралган. Монастырь ермагы аша күпер һәм трамвай юллары төзелеше кергән 700 м озынлыктагы беренче этап 2020 елның августында гамәлгә кертелде.

Хәзерге вакытта 522 м озынлыктагы участокта төзелеш эшләре дәвам итә.

Узган атнада барлык машиналар йөрү өлешендә һәм җирле юлларда асфальт-бетон өслегенең түбән катламы җәелде. Тротуарлар тулысынча асфальтланды.

Яңгыр канализациясен чистарту корылмаларына урнаштыру дәвам итә. Су белән тәэмин итү, газүткәргеч, элемтә һәм электр белән тәэмин итү линияләрен урнаштыру тәмамланып килә. Тышкы яктырту баганаларын монтажлау эшләре бара.

250 метр рәшәткәле коймалар урнаштырылды.

Яшелләндерү, су сибү системасын урнаштыру һәм монтажлау буенча эшләр алып барылды. Хисап чорында 500 кв. м мәйданда газоннар төзекләндерелде һәм 200 агач утыртылды.

Төзелештә 93 кеше инженер-техник персонал һәм 28 берәмлек махсус техника эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International