Зур Казан боҗрасында юлүткәргечнең торык корылмасын формалаштыручы элементларны монтажлау тәмамланды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасының 1 этабын гамәлгә ашыру дәвам итә. Төзелеш Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта алып барыла.

Дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә транспорт хәрәкәте полосасы өчен юл үткәргече төзеләчәк.

Узган атнада юлүткәргечнең уң ягындагы торык корылмасын бетонлау өчен терәкләр арасында басмалар урнаштыру һәм формалаштыручы элементларны монтажлау тәмамланган. Торык корылмасына арматуралар урнаштыру дәвам итә.

Җир өсте җәяүлеләр кичүе терәкләренә арматура урнаштыру, опалубканы монтажлау һәм бетонлау эшләре бара. 3 нче номерлы таяныч ригеле бетонлаштырылды.

Шулай ук яңгыр сулары канализациясен сузу һәм автомобиль юлының уң һәм сул як юллары буенда коелар урнаштыру дәвам итә. Бер атна эчендә 72 метр озынлыктагы торба җәелгән.

Хисап чорында план буенча 7000 кубометр урынына 7100 кубометр грунт эшкәртелгән һәм алып кителгән.

Төзелештә 69 инженер-техник персонал һәм 16 махсус техника берәмлеге эшли.

Генераль подрядчы - «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ.

1 этап төзелешен 2020 елның 30 августында - ТАССРның 100 еллыгына тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International