Үткән тәүлектә республика юлларында 442 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 165 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 1 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 442 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 270.

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3732 кеше килгән, 3451 пассажир киткән.

23 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән бераз кар. Аерым районнарда буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы көндез -1..-6 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International