Казан-Аэропорт-Казан һәм Казан-Зөя шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнвардан 6710 нчы номерлы Казан-Аэропорт шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Казан станциясеннән 18.10 сәгатьтә кузгалып китә (биш минутка соңрак). Алга таба үзгәрешләр хәрәкәт барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Аэропорт станциясенә 18.38 килә (биш минутка соңрак). Җәдвәл 6358 нче номерлы Канаш-Казан шәһәр яны поездыннан күчеп утыру мөмкинлеген тәэмин итү өчен үзгәртелгән.

Шуңа бәйле рәвештә 6711 нче номерлы Аэропорт-Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк. Аэропорт станциясеннән 18.54 кузгалып китә (биш минутка соңрак). Алга таба үзгәрешләр поезд барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 19.22 килә (биш минутка соңрак).

Шулай ук 6359 нчы Казан-Зөя шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Казан станциясеннән 19.29 кузгалып китә (ике минутка соңрак), аннары Адмиралтия бистәсе 19.33-19.34, Лагерная 19.37-19.38, Иске Аракчино 19.41-19.45, Яңа Аракчино 19.44-19.45, аннары поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә. Зөя станциясенә 20.42 килә.

Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм Шәһәр яны мобиль кушымтадасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International