Үткән тәүлектә республика юлларында 594 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 165 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 3 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 594 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 408.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2269 кеше килгән, 3151 пассажир киткән.

17 нче гыйнварда республикада болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр. Аерым районнарда бозлавык, томан. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил. Һава температурасы көндез 0..+4 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International