Үткән тәүлектә Республика юлларында 445 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2019 елның 20 декабре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 168 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 6 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 445 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 301.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4182 кеше килгән, 3735 пассажир киткән.

17 нче декабрьдә республикада кар һәм юеш кар явачак. Аерым районнарда буран. Җил төньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр. Һава температурасы 0..-5°. Юлларда көчле бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International