ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау тактасы: «Трест Камдорстрой» АҖнең автогрейдер машинисты Михаил Малов

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Танышыгыз: «Трест Камдорстрой» АҖнең автогрейдер машинисты Малов Михаил Сергеевич. Акционерлык җәмгыятендә Михаил Сергеевич 2001 елдан бирле эшли. Ул автогрейдер белән 3D идарә итү системасын уңышлы үзләштергән беренче белгечләрнең берсе. Катлаулы техникада эшләү тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыгын исәпкә алып, аңа җир япмасын, түбән катламнарны, вак таш-ком катнашмасыннан нигез салу буенча иң катлаулы һәм җаваплы участокларны ышанып тапшыралар. Шул ук вакытта аның тарафыннан хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу очраклары да булмаган. Машинага вакытында профилактика ясау Михаил Сергеевичка техниканы куллану коэффициентын ел саен арттырырга мөмкинлек бирә. Эштә гел яхшы күрсәткечләргә ирешә. Ул эшне башкарганда вакытны һәм көчне дөрес бүлә белә, коллективта зур ихтирам казана, хезмәттәшләрен үз үрнәгендә рухландыра һәм үрнәк булып тора.

Камдорстройда эшләү дәверендә Малов М. җирле, республика һәм федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары төзегән. Аерым алганда, «М-7 «Волга», А-153 Әстерхан-Кочубей-Кизләр-Махачкала, «Амур» Чита-Хабаровск, Керчь-Феодосия-Белогорск-Симферополь-Бакчасарай-Севастополь. Ул Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең  аэродром базасын, Волгоградта һәм Түбән Камадагы «Бигеш» аэропорт комплексларын   реконструкцияләүдә катнашкан. Шулай ук «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казандагы урамнарны ремонтлаган. Хезмәте өчен 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Амур автомобиль юлы төзелеше өчен» медале, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Хөрмәтле Михаил Сергеевич, сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезгә җаваплы каравыгыз белән горурланабыз! Сезгә яңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International