Татарстан территориясе буенча шәһәр яны поездларына тариф 14 октябрьдән үзгәрәчәк

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә, 2019 елның 14 октябреннән Татарстан Республикасы территориясе буенча шәһәр яны поездларында йөрү бәясе үзгәрәчәк. Яңа тариф буенча бәяләр түбәндәгечә булачак:

- пассажирга хәрәкәт итү маршруты буенча беренче ун километрлы зонадан икенче зонага кадәр - 24 сум;

- өченче зонадан дүртенче зонага кадәр - һәр зона өчен өстәмә 18 сум;

- бишенче зонадан сигезенче зонага кадәр - һәр зона өчен өстәмә рәвештә 16 сум;

- тугызынчы зонадан унөченче зонага кадәр - һәр зона өчен өстәмә 14 сум;

- ундүртенче зонадан егерменче зонага кадәр - һәр зона өчен өстәмә 12 сум.

5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларны йөртү өчен тарифлар транспортта йөрү документының тулы бәясенең 25% ы күләмендә билгеләнгән.

Татарстан Республикасы территориясендә бер тапкыр йөрү документлары белән беррәттән абонемент билетлар да гамәлдә:

- «көн саен», гамәлдә булу срогы - 1,2,3,4 ай, 10,15,20,25 көн;

- «эш көне», гамәлдә булу срогы - 1,2,3,4 ай;

- «даталарга», бер календарь ай эчендә 5тән 16 датага кадәр;

- «ял көне», гамәлдә булу срогы - 1,2,3,4 ай;

- «йөрү санына», 10, 20, 60, 90 тапкыр бару.

«Шәһәр», «Ике яр», «Корпоратив», «Миңа башкалага», «Яшьләр» махсус тарифлары буенча абонемент билетлар,  «Отышлы» махсус тарифы буенча бер тапкыр барырлык абонемент билетлар 2019 елның 14 октябреннән гамәлдән чыгарыла (Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән килештерелгәнче).    

2019 елның 14 октябренә кадәр сатып алынган махсус тариф буенча абонемент билетлар гамәлдә булу срогы тәмамланганчы кулланылырга мөмкин.     

Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) һәм «Содружество» АҖ кассаларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International