Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 166 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4651 кеше килгән, 3736 пассажир киткән.

2 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Көндез бераз яңгыр. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура 13-15 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International