«Содружество» шәһәр яны компаниясе кышкы хәрәкәт графигына күчү сәбәпле түбәндәге шәһәр яны поездларының җәдвәлдән чыгарылуы турында хәбәр итә:
- 21 сентябрьдән 6452 нче номерлы Ижевск-Чур һәм 6451 нче номерлы Чур-Ижевск поезды;
- 1 октябрьдән 6001 нче номерлы Казан-Свияжск (эш көннәрендә) һәм 6001 нче номерлы Казан-Тюрлема (ял көннәрендә) поездлары; 6476 нчы номерлы Свияжск-Арча поезды (эш көннәрендә) һәм 6476 нчы номерлы Тюрлема-Арча (ял көннәрендә) поездлары; 6437 нче номерлы Арча-Казан поезды; 6432 нче номерлы Казан-Арча поезды;
- 13 октябрьдән 6352 нче номерлы Ижевск-Ува һәм 6353 нче номерлы Ува-Ижевск поезды;
- 16 октябрьдән 6458 нче номерлы Ижевск-Чур һәм 6457 нче номерлы Чур-Ижевск поезды;
- 18 октябрьдән 6383 нче номерлы Казан – Йошкар-Ола һәм 6453 нче номерлы Йошкар-Ола – Табашино поезды;
- 19 октябрьдән 6452 нче номерлы Табашино – Йошкар-Ола һәм 6382 нче номерлы Йошкар-Ола – Казан поезды;
- 21 октябрьдән 6502 нче номерлы Канаш-Чабаксар һәм 6505 нче номерлы Чабаксар-Канаш поезды.
1 октябрьдән 6420 нче номерлы Казан-Нократ Аланы шәһәр яны поездының Кукмара станциясенә кадәр хәрәкәт итү маршруты кыскара. Казан станциясеннән 06.13 кузгалып китә, Кукмара станциясенә 09.05 килә. Кукмара станциясеннән 6425 нче номерлы Нократ Аланы-Казан поезды да йөриячәк. Кукмара станциясеннән 12.08 кузгалып китә, Казан станциясенә 15.10 килә.
16 нчы октябрьдән 6481 нче номерлы Бөреле-Волжск шәһәр яны поездының хәрәкәт итү маршруты Краснозаринск станциясенә кадәр кыскара. Бөреле станциясеннән 19.30 кузгалып китә, Краснозаринск станциясенә 21.30 килә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны компаниясенең 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.