Татарстанда илкүләм проект буенча Актаныш-Пучы автомобиль юлының 2,56 км озынлыктагы участогы ремонтланды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстанның Актаныш районында Актаныш-Пучы автомобиль юлының 6,34 км дан 8,9 км га кадәр участогында ремонт эшләре төгәлләнде. Ремонт программасына участок «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында кертелгән.

Юлның бу участогында автотранспорт, шул исәптән йөк машиналары интенсив хәрәкәт итә. Шулай ук юл Әҗәкүл авылы янындагы Агыйдел елгасындагы паромлы кичүгә дә алып бара. Кичү Татарстанны Башкортстан белән бәйли.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы белән проектланган, машиналар йөрү өлешенең киңлеге 7 м тәшкил итә. Ремонт барышында иске катлам сүтелгән, тигезләүче катлам һәм ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам түшәлгән. Ремонт барышында һәр яктан 2 м юл кырыйлары вак таш белән ныгытылган, 7 юл билгесе куелган һәм юл тамгалары төшерелгән. Финанслау күләме 28 миллион 400 мең сум тәшкил иткән.

Эшләрнең генераль подрядчысы - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төбәк челтәренең 108,3 км озынлыктагы 75 объекты ремонтланачак. Эшләрне ноябрь аенда тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International