Питрәч муниципаль районында 19 августтан 19 сентябрьгә кадәр Питрәч-Чита-Янцевар автомобиль юлының 5 чакрымнан 12 чакрымга кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә ремонт планлаштырылган.
Урап узу өчен машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлы һәм төбәк әһәмиятендәге М-7 «Волга»-Кулай-Питрәч, М-7 «Волга»-Отар Дубровка-Казиле автомобиль юллары тәкъдим ителә. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.