Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4786 кеше килгән, 5767 пассажир киткән.
13 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр. Температура: 12-17 градус.