Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 89 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 109 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5054 кеше килгән, 5729 пассажир киткән.

22 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнбатыштан урыны белән секундына 14 метрга кадәр. Температура: 19-24 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International