Nordwind Airlines авиакомпаниясе Мәскәү-Бигеш-Ижевск интермодаль рейсы ача

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

«Nordwind Airlines» авиакомпаниясе 1 июльдән Удмурт республикасыннан пассажирлар өчен бердәм «самолет+автобус» билеты белән Мәскәү-Бигеш-Ижевск интермодаль рейсын башлап җибәрә.

Хәзер Ижевск һәм күрше шәһәрләрдә яшәүчеләр, бердәм билет сатып алганда, Мәскәүгә Бигеш аэропорты аша оча алачаклар.

Хезмәт күрсәтү механикасы түбәндәгедән гыйбарәт: Мәскәүдән Бигешкә пассажирлар самолетта оча, аннары аэропорттан чыккан вакытта аларны Ижевск автовокзалына илтүче махсус уңайлы автобус каршы ала. Ижевскидан Бигеш аэропортына автобус шулай ук Кызыл Армия урамы, 134 нче йорт адресы буенча урнашкан Үзәк автовокзалдан (5 нче утыру платформасы) китә һәм пассажирларны Nordwind Airlines авиакомпаниясе рейсына Мәскәүгә китерә.

Хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү авиакомпания сайтында https://nordwindairlines.ru/ru билет сатып алу белән бергә башкарыла һәм аэропортка күчерү вакытында килеп җитмәгән очракта да, пассажирлар йөртүне гарантияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International