Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Чистай-Түбән Кама автомобиль юлын ремонтлау башланды.
Юл 3 техник категория нормативы буенча ике хәрәкәт полосасы белән проектланды, киңлеге 8 м тәшкил итә. Хәзер гомуми озынлыгы 1,8 км булган 48,6 км дан 49,4 км кадәр һәм 73,7 км дан 74,7 км га кадәр участокларда юлның өске катламын югары сыйфатлы ЩМА-16 асфальт-бетоныннан җәю тәмамланып килә. Әлеге участокларда шулай ук юл кырыйларын ныгыту, юл тамгаларын төшерү планлаштырылган.
Эшләрне тәмамлау вакыты - 1 июльгә кадәр.
Финанслау күләме 28 миллион сум тәшкил итә.
Юл эшләренең генераль подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.