Гыйнвар-апрель айларында Горький тимер юлында ике катлы поездларда пассажирлар йөртү 8% ка арткан

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Гыйнвар-апрель айларында Горький тимер юлы станцияләреннән 024М/023М номерлы Казан – Мәскәү һәм 025/026 номерлы Ижевск – Мәскәү поездлары белән 145 меңгә якын пассажир киткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8% ка күбрәк.

Хәзерге вакытта Россия тимер юллары челтәрендә 9 маршрут буенча 12 пар ике катлы поезд йөри: Мәскәүдән Санкт-Петербург, Адлер, Казан, Воронеж, Самара, Кисловодск һәм Ижауга, шулай ук Санкт-Петербургтан Адлерга һәм Ростов-на-Дону шәһәреннән Адлерга.

Пассажирларга уңайлы булсын һәм иминлек өчен вагоннар микроклимат саклауның заманча системалары, экологик чиста бәдрәф комплекслары, куркынычсызлык һәм мультимедиа системалары белән тәэмин ителә. Купеда мобиль җайланмалар зарядкасы өчен розеткалар каралган. СВ тибындагы вагоннарда һәр урын видеопрограммалар карау өчен ЖК-дисплей белән җиһазландырылган. Купега керү шәхси магнит ачкыч-карталар нигезендә башкарыла.

Ике катлы поездлар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Һәр поезд составында арттырылган мәйданлы махсус купе белән вагон бар, инвалид коляскасы өчен күтәрү җайланмасы һәм уңайлы сәяхәт итү өчен кирәкле башка җайланмалар бар. Барлык кирәкле мәгълүмат Брайль әлифбасы белән тулыландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International