21-23 майда Казанда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты үткәрелү сәбәпле, Казан – Аэропорт – Казан маршрутында егерме өстәмә поезд билгеләнә.
Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.
«Содружество» шәһәр яны компаниясе шәһәр яны поездлары җәдвәлендәге үзгәрешләр белән игътибар белән танышуны сорый. Мәгълүматны вокзалларда һәм тукталыш пунктларында, тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында (https://sodruzhestvoppk.ru) һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга була.