Горький тимер юлының Казан төбәге язгы ташуга каршы чаралар комплексын гамәлгә ашыра

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәге инфраструктура объектларын язгы ташкынга әзерли.

Хәзерге вакытта кар һәм боздан су бүлгечләрне һәм ясалма корылмаларны ачу буенча эшләр оештырылган. 300 чакрымнан артык кювет чистартылган, 500 чакрымнан артык тау буе һәм субүлгеч канаулары ачылган.

Әзерлек эшләре кысаларында тимер юл полотносын юдыру куркынычлыгы янаган урыннар буенча мониторингка аерым игътибар бирелә. Язгы ташу чорында юл һәм инфраструктураның зыян күрүен кисәтү һәм бетерү өчен авария-торгызу эшләре өчен кирәкле чаралар әзерләү бара, аерым алганда, 440 куб. метр таш, 930 куб. метр вак таш, 2,6 тонна тимерчыбык, 85 тонна цемент запасы тупланган инде.

Шулай ук юдыруга каршы поездлар оештырылган, алар составына түгәрәк урман, агач материаллары, вак таш, бут ташы һәм шпаллар белән вагоннар керә. Поездлар Канаш, Алатырь, Нуя, Кильдураз, Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Арча, Нократ Аланы, Казан станцияләрендә урнашкан.

Тормышка ашырыла торган чаралар комплексы хәрәкәт куркынычсызлыгының югары дәрәҗәсен һәм язгы ташу чорында өзлексез ташу процессын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International