Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 160 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Республика юлларында 280 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларда - 148.

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә  7 чартер һәм 18 халыкара рейслар. 3388 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 2798 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International