Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге катлаулы һава шартларында поездларның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итә

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Куйбышев тимер юлы Идел-Кама төбәге пассажирларының куркынычсыз һәм уңайлы сәяхәтен тәэмин итү өчен көчәйтелгән режимда эшли. Платформаларны, вокзал яны мәйданнарын, юлларны тәүлек буе кардан һәм боздан чистарту эшләре алып барыла.

Кар чистарту эшенә тәүлек буе 12 берәмлек кар чистарту техникасы җәлеп ителгән, шуларның 7се Татарстанда. Техника өчен кыен булган участокларда 200гә якын тимер юлчы кар чистарталар.  Төбәктә уртача алганда, тәүлек саен якынча 8,7 мең куб. м кар чистарталар, шул исәптән Татарстанда - 5,7 мең куб. м.

Хәзерге вакытта кар чистарту эшләре дәвам итә. Махсус техника эше поездлар хәрәкәте графигына кагылмас итеп оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International