Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.  

Республика юлларында 518 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 346.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3328 кеше килгән, 3608 пассажир киткән.

12 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 3-8 метр, көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Температура:  -5...-10 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International